news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Җәмигъ мәчетен төзекләндерәләр

Төзелеш-реставрация предприятиесе белән мәчетнең коймасын ремонтлау һәм алыштыру, шулай ук болдырларын төзекләндерү буенча килешү төзелгән.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү-реставрация эшләре бара. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реставрацияләү фирмасы мәдәни мирас объектында төзекләндерү эшләре алып баруга, шулай ук Җәмигъ мәчетен су белән тәэмин итү системасы проектын төзүгә, объектта топография-геодезик тикшеренүләр үткәрүгә һәм мәдәни мирас объектын саклауга бәйле проектны әзерләүгә җитәкчелек һәм күзәтчелек итә.

Төзелеш-реставрация предприятиесе белән Җәмигъ мәчетенең коймасын ремонтлау һәм алыштыру, шулай ук болдырларын төзекләндерү буенча килешү төзелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot