news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ураза бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтән эшли башлый

Иртәнге сәгать унда Галиев мәчетеннән трансляция «ТНВ-Татарстан» телеканалында кабатлап күрсәтеләчәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 13 майда Казанның мәчет аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары 4.30 сәгатьтән йөри башлаячак. Ураза бәйрәмендә иртәдән вәгазьләр һәм гает намазлары укылачак. Бу хакта Транспорт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. Анда 5.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укылачак, ә 6.00 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе укый башлаячак. Тагын ярты сәгатьтән мәчеттә гает намазы укылачак.

Чараларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карарга була.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында, «Хозур ТВ» YouTube-каналында һәм «Хозур ТВ» телеканалында онлайн-трансляция алып барылачак.

Иртәнге сәгать унда Галиев мәчетеннән трансляция «ТНВ-Татарстан» телеканалында кабатлап күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100