news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мәчетләрендә Ураза гаете онлайн була

Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләрдә бәйрәм намазы дин әһелләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашында гына узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк.

Мәскәү мәчетләрендә Ураза гаете онлайн була
Владимир Васильев

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 13 майда — Ураза бәйрәме көнендә Мәскәүдәге Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләр мәхәллә кешеләрен бәйрәм намазына кабул итми. Башка мәчетләрендә Ураза гаетен онлайн уздыралар. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бәйрәм намазы бары тик өч мәчеттә дин әһелләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашында гына узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк.

Теләге булган һәркем Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән мөфти, шәех Равил Гайнетдин алып барачак бәйрәм вәгазен тыңлый ала. Трансляция мөселманнар Диния нәзарәтенең рәсми ютуб-каналында (трансляция 7:00 сәгатьтә башлана) яки «Россия 1» телеканалында (трансляция 9:00 сәгатьтә башлана) узачак, диелә бу хәбәрдә.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә Мәскәү Хөкүмәте шәһәрнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе В. И. Сучков имзалаган рәсми хатны (26.04.2021) РФ Диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдинга юллаган. Анда «Мәскәү шәһәрендә гавами чаралар уздыруны тыю дәвам итә», диелгән.

Мәскәү шәһәренең төбәк иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары В. В. Олейниктан Ураза бәйрәме үткәрелгән очракта, «оештыручылар һәм башка катнашучылар билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылырга мөмкин» дигән аңлатмалы хат (29.04.21) килгән.

Бәйрәм намазы вакытында дин тотучыларның күпләп зарарлану куркынычы булу сәбәпле, РФ мөселманнарының Диния нәзарәтендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазын бары дин әһелләре һәм хезмәткәрләр катнашында гына үткәрү турында нигезләнгән карар кабул ителгән.

РФ Диния нәзарәте барлык дин тотучыларны бәйрәм көнендә өйләрендә калырга һәм бәйрәмне якыннары белән үткәрергә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100