news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти сайланачак

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти сайланачак

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза. Биредә республика мөфтие сайланачак.

Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Көн тәртибендә шулай ук Баш казыйны, мөфтинең беренче урынбасарын сайлау каралган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елгы эшенә хисап белән чыгыш ясаячак.

Корылтайга дип махсус нәзарәт казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән. Ул «Әманәт» концепциясе кысаларында төзелгән. Барлыгы алты әманәт: Әл-Коръәнне өйрәнү; Мәгариф һәм фәнне үстерү; Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү; Нәсихәтләр бурычын үтәү; Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100