news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде.

Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. 

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде. Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелгән. 

Камил хәзрәткә 36 яшь. Ул — Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. Өйләнгән, 4 бала атасы. 

«Шушы вазифаны Аллаһ Тәгалә разый булырлык итеп башкарырга язсын», — дип теләде Татарстан Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Камил хәзрәт Сәмигуллинга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100