news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарны Рамазан ае башлануы белән котлады

Әлеге ай дәвамында мөселманнар якыннарын иң яхшы үрнәктә кайгыртырга омтыла, игелекле гамәлләргә өстенлек бирә.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлады.

«Сезне Раббыбызның сүзе — Коръәни Кәрим иңә башлаган, рухи чистарыну, фарыз ураза ае — изге Рамазан ае башлану белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үземнең исемнән тәбрик итәм.

Динебезнең биш баганысының берсен тәшкил иткән ураза ае җитүен аеруча дулкынлану белән көткән һәрберегезне сәламлим.

«Кем дә кем иман белән һәм Аллаһтан савап өмет итеп, ураза тотса, аның үткәндәге гөнаһлары кичерелер» (Бохари, Мөслим)», — диелгән Равил Гайнетдин мөрәҗәгатендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100