news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт: Никах укыдың да бетте түгел, гаилә мәсьәләләренә җитдирәк карау кирәк

«Мөселманнар саны арта, әмма гаилә мәсьәләсендә мөселманнар арасында аңлашылмачаунлыклар күбрәк кебек тоела», — диде Баш казый.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев имамнарны гаилә мәсьәләләренә җитдирәк карарга өндәде.

«Хәзрәтләр, бөтенегез никах укый, никах шартларын гына түгел, талак шартларын да аңлатыгыз, гаилә саклау мәсьәләләренә игътибар итсәгез иде. Никах укыдык да бетте түгел, гаилә мәсьәләләренә җитдирәк карасак иде», — диде ул.

Җәлил хәзрәт имамнарга, вәгазь сөйләгәндә дә, гаилә мөнәсәбәтләренә игътибар бирергә кушты.

«90 нчы елларда шундый матур күтәрелеш булды. Тырышып йөрдек, һәр намаз укучыга сөендек. Бүген ул кешеләр үсеп тә җитте. Мөселманнар саны арта, әмма гаилә мәсьәләсендә мөселманнар арасында аңлашылмачаунлык күбрәк тоела», — диде Баш казый.

Ул бүген барлыгы 1526 мәхәллә, 9 казыят булганын искәртте. Дүрт ел эчендә 42 казыят утырышы үткәрелгән.

«Четерекле гаилә мәсьәләләре килеп чыга. Без казыят утырышында көннәр буе утырып та, бу мәсьәләләрне чишеп бетерә алмагач, 9 казыятнең каршысында гаиләне саклау институтлары булдырдык. Шушы карар белән гаилә риза булмаса, бөтен казыйлар җыелышта карыйбыз», — диде Җәлил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100