news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Имамнарны авылга кайтару җиңел түгел

Баш казый авылга кайткан имамнарга да, яшь белгечләргә тиешле ташламалар каралсын иде, дигән теләген җиткерде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев имамнарны авылга кайтару җиңел түгеллеген таныды.

Ул журналистларга Диния нәзарәтенең VIII корылтаеннан соң журналистларга эш хезмәт хакында гына булмавын әйтте.

«Авылга кайткан имамнар да ташлап китә, чөнки шәһәр имамы эшкә килә дә, кайтып китә. Ә авылда халык синең бакчаңны, сыерыңны, гаиләңне дә күрә, балаларыңны да белә, халык белән көн дә очрашып торасың. Хезмәт хакыннан бигрәк, шушы әйберне яшьләр күтәрә алмый», — диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый авылга кайткан имамнарга да, яшь белгечләргә тиешле ташламалар каралсын иде, дигән теләген җиткерде. «Яшь белгечләргә торак салу өчен бирелә торган субсидияләр, хезмәт хакына өстәмәләр бар — укытучыларга, табибларга да. Киләчәктә имамнар өчен дә каралса, шәп булыр иде», — дип белдерде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе 231 хуҗалыклы, 836 кеше яши торган авылда 30 ел имам булып торганын әйтте. «Мәчеттә коммуналь түләүне күмәк хуҗалыклар аркылы хәл итәбез. Яшьрәк белгечләр килсә, хезмәт хакын да шулар аркылы тәэмин итәбез. Эшмәкәрләрне җәлеп итәбез. Әкрен генә эш бара, грантлар да бар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100