news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Рамазан — гөнаһлардан чистарыну ае

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Мөбарәк, мөкатдәс, бөек, көтеп алынган һәм иң яраткан Рамазан ае җитүгә санаулы сәгатьләр калды. Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм һәм Рамазан аен кабат каршы алырга насыйп булганга ихластан шатланам, диелә ТР Диния нәзарәте сайтында мөфти мөрәҗәгатендә.

«Рамазан — гөнаһлардан чистарыну, ихласлык һәм кардәшлекнең көчәю, Аллаһы Тәгаләнең бөек юмартлыгы ае. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рамазан ае җиткәч, Җәннәт капкалары ачыла, ә тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар чылбыр белән уратып алына. Шул рәвешле, Рамазан аенда мөэминнәргә Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен бернинди каршылык та юк», - ди мөфти.


news_right_1
news_right_2
news_bot