news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Равил хәзрәт белән бәхәскә кермәдек

Татарстан мөфтие Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинның корылтай алдыннан гаепләү хатына карата фикерен белдерде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән бәхәскә кермәгәннәрен әйтте.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язылганы турында хәбәр чыккан иде. Равил Гайнетдин аны Коръән тәфсирендә хата өчен гаепләгән.

«Безнең дошманнар юк. Мине бөтен кеше яратырга мин бит доллар түгел. Һәркем үз фикерен белдерергә хаклы. Бу табигый күренеш. Равил хәзрәт белән бәхәскә кермәдек, җайланыр дип ышанам. Тәфсир турында аңлатмаларга килгәндә, мин тулы интервью бирдем. Аның белән таныша аласыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте корылтаеннан соң журналистларга.

Камил Сәмигуллин интервьюда Коръән тәфсирен әзерләү ачы төстә алып барылганын әйтте. РФ Диния нәзарәте вәкилләре өчен дә хезмәт презентацияләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100