news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ингушетиядә Рамазан аенда эш көнен бер сәгатькә кыскартачаклар

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае быел 13 апрельдә башлана һәм ул Ураза бәйрәме белән 12 майда тәмамланачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Ингушетия башлыгы Мәхмүд-Али Калиматов Рамазан аенда республикада эш көнен бер сәгатькә кыскарткан. Бу хакта Интерфакска төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Предприятие, оешма һәм башка хезмәт урыннары җитәкчеләренә изге ай чорында электр энергиясе, газ, су һәм элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү, ә азык - төлек кибетләренә - 23:00 сәгатьтән иртәрәк ябылмаска һәм бәяләрне арттырмаска күрсәтмә бирелгән, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Ингушетия башлыгы төбәк авыл хуҗалыгы министрлыгына «Кавказ» федераль автомагистрале буенда урнашкан мәчетләрдә көн дәвамында транзит транспорты йөртүчеләре һәм пассажирлары өчен барлык шартларны да тудырырга кушкан.

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае быел 13 апрельдә башлана һәм ул Ураза бәйрәме белән 12 майда тәмамланачак. Рамазан ае дәвамында ислам динендәге кешеләр ураза тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot