news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда Ураза һәм Корбан гаете ял көне дип игълан ителде

14 май һәм 20 июль эшләми торган бәйрәм көннәре була.

Кырымда Ураза һәм Корбан гаете ял көне дип игълан ителде
Владимир Васильев

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кырым башлыгы Сергей Аксенов мөселманнарның ике һәм христианнарның бер бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан итте.

«Ураза бәйрәме уңаеннан 2021 елның 14 маен, Изге Троица көнен бәйрәм итү уңаеннан 2021 елның 21 июнен, Корбан гаете уңаеннан 2021 елның 20 июлен эшләми торган бәйрәм көннәре итеп игълан итәргә», — диелә Кырым Хөкүмәте сайтында пәнҗешәмбе көнне чыккан указда. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Документта төбәк халкы «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы федераль закон һәм «Кырым Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турында»гы Кырым законы нигезендә ял итәчәк, дип искәртелә.

Кырымда әлеге дини бәйрәмнәр 2014 елдан бирле ял көне дип игълан ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100