news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Яшь килен» хатын-кызлар проектының 4нче агымы башланды

«Яшь килен» проектында катнашучыларның алдагы очрашуы 18 мартка билгеләнгән.

Казанда «Яшь килен» хатын-кызлар проектының 4нче агымы башланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кичә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган «Яшь килен» хатын-кызлар проектының дүртенче агымы башланды. Кичен «Туган авылым» милли комплексында проектта катнашучыларның беренче очрашуы — танышуы булды. Анда 30 яшь мөслимә җыелды.

ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, курсларда катнашучыларны 7 очрашу — танышу, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан мавыктыргыч лекцияләр, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр һ.б. көтә.

Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. 

Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү һәм ифтарларда катнашу, атларда йөрү һәм батутта сикерү, дөньякүләм танылган аш-су остасыннан мастер-класс, китаплар уку һәм хатлар язу көтә.

Кичә «Яшь килен» проектында катнашучыларга «Яшь килен» көндәлеген бүләк иттеләр: анда кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими рәвештә башкарыла торган файдалы гамәлләрне язып барачак.

«Яшь килен» проектында катнашучыларның алдагы очрашуы 18 мартка билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100