news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Йөкле хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле

Зираттагы кайгыру стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый тискәре эмоцияләр кирәк түгел, ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Йөкле хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле
Солтан Исхаков

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Зират кешедә начар хис-тойгылар калдыра, шуңа күрә авырлы хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Йөкле хатын-кызны тискәре хис-тойгылардан, начар әйберләрдән сакларга кирәк. Зиратка бару — үзеннән-үзе стресс. Анда барып якыннарыбызны искә алу, кайгыру, «Бакыйлыкка күчкән кешегә ничек ярдәм итәргә?”,- дип уйлау стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый начар эмоцияләр кичерергә кирәкми», — диде ул «Гаилә» мәчетенең Инстаграм аккаунтында.

Рөстәм хәзрәт хатын-кызларга зиратка еш бармаска киңәш итте.

«Гомумән, хатын-кызларга җыештырырга кирәк булганда, сирәк очракта гына зиратка килергә була. Ләкин анда һәр көнне барып йөрергә, яисә йөкле вакытта барырга кирәкми. Хатын-кызның йөрәге йомшак, игелекле булырга тиеш. Ә зират кыямәт көне, үлем, гөнаһлар турында искә төшерә», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100