news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бер көндә белем алу мәктәбе»нә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә

Проектта катнашучылар җиде дәрестә намаз укырга һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак.

«Бер көндә белем алу мәктәбе»нә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә
dumrt.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бер көндә белем алу мәктәбе» проекты башланачак. Анда катнашучылар җиде дәрестә намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәнә алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарча һәм русча дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне 9.00 — 13.00 сәгатьләрдә узачак. Курс программасы 6 дәрестән һәм «Чыгарылыш» форматындагы бер очрашудан тора.

Дәресләр түләүсез уздырыла. Гаризаларны 15 февральгә кадәр кабул итәләр. Проектта катнашу өчен сылтама аша яки + 7 (843) 237-86-18 аша теркәлергә кирәк.

Проект 28 мартта төгәлләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot