news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайгырткан бер карар да юк

Дәүләт Киңәшчесе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгыннан файдаланып, төбәкләрдә ислам дине проблемаларын хәл итәргә тырышырга өндәде.

Минтимер Шәймиев: Күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайгырткан бер карар да юк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайтгырткан бер карар да юк. Мөселманнар өчен нәрсәдер эшләнсә, православие дине вәкилләре өчен дә беррәттән әһәмиятле эшләр башкарылуына ишарәләде.

Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында бу вакыйга гаять әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Бу эпохаль вакыйга. Владимир Путин карары нигезендә, аны зурлап бәйрәм итүнең нәтиҗәләре зур булачак, ул конфессияара татулык өчен бик кирәк. Бу вакыйга белән урыннарда файдаланырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Шәймиев.

Ул шушы вакыйга уңаеннан мөселман өммәтендәге мәсьәләләрне хәл итүгә аеруча зур игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. «Бер тотынгач, ил буенча бара инде ул… Ләкин безнең эш һәркайда барырга тиеш. Безнең өчен, кайсыдыр өлкәдә мәчетне кая урнаштыру буенча уртак тел тапмау, яки мәчет белән чиркәү ничек бергә торырга тиеш кебек мәсьәләләрне күтәрү оят булырга тиеш. Бу бөтен РФ мөселман дөньясына кагылырга тиеш. Президент тарафыннан да шулай уйланган ул, безнең карашка», — диде.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, дин ул — бик сизгер өлкә. «Анда эшләнә, тегендә эшләнә, ә бездә вак мәсьәләләр дә хәл ителми…» диярлек булмасын, ди ул. «Бөтен мөселман дөньясы шундый мәсьәләләрне хәл итүгә кушылырга тиеш. Монда вак яки зур мәсьәләләр юк. Кемгәдер көндәлек сорау кебек тоела, ә кем өчендер ул үтеп булмый торган каршылык. Шуның аркасында төрле зур бәхәсләр килеп чыга. Борчыган сорауларны күтәрә башларга кирәк. Бу гомуми күтәрелеш булырга тиеш», — дип өндәде.

Минтимер Шәймиев зур эшләр вак эшләрдән башланганын искәртте. «Безнең күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайтгырткан бер карар да юк. Казан Мәрьям Ана Иконасы соборын тапшырдык, бер үк вакытта Болгар ислам академиясен төзедек, алар бит бер Указ белән имзаланды. Эшләр бертигез баруы канәгатьлек кенә уята, алайса тигезсезлек булса, каршылык, ачу туа. Бөтен җирдә дә шундый җаен табарга кирәк, чишелмәгән сорауларны калдырмаска тырышырга кирәк», — дип белдерде.

«Эшләрне бергә алып бару зур тәрбияви эш ул, халык та аңлап карый. Һәр кечкенә адымны зур итеп сөйләп була. Дин әһелләре белән очрашканда да, Аллаһы Тәгалә биргән шундый мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Бер мәчеткә урын табу өчен сугышып йөрү мөселманга да, мөселман булмаган башка шәхескә дә бармый. Ныклап тотынсак, без эшли алмаган эш юк. Мондый чорда да шундый карарлар кабул ителә икән, без көчле халык», — дип тәмамлады фикерен Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100