news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан басмасы» дизайнер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак

«Казан басмасы»ның яңартылган нөсхәсе «Әр-Расм Әл-Усмани» гомум кабул ителгән дөнья стандартларына тәңгәл килә һәм Мусу Бигиевның «Тасхих ресми хат» һәм Мәрҗанинең «Фаваид әл-Мүһиммә» хезмәтләрендә басылган искәрмәләрне исәпкә ала», — диде мөфти.

«Казан басмасы» дизайнер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулган елда, «Казан басмасы» дизайнер компьютер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак.

Бу хакта 1100 еллыкны билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

Ул бу татар милли шрифты 2021 елда эшләнгәнен билгеләп узды. «Ул чын борынгы типография басмасы нигезендә булдырылган, китап басу эше өчен зур техник мөмкинлекләр бирә. «Казан басмасы»ның яңартылган нөсхәсе «Әр-Расм Әл-Усмани» гомум кабул ителгән дөнья стандартларына тәңгәл килә һәм Мусу Бигиевның «Тасхих ресми хат» һәм Мәрҗанинең «Фаваид әл-Мүһиммә» хезмәтләрендә басылган искәрмәләрне исәпкә ала», — диде мөфти.

Камил хәзрәт бүгеннән Коръәннең кулъязма мүсхәфе языла башланганын да искәртте. Бүген «Кол Шәриф» мәчетендә кунаклар каршында каллиграф Артуп Писаренко «Фатиха» сүрәсе юлларын язды.

Исламның 1100 еллыгы уңаеннан, «Ибн-Фадлан» документаль-нәфис фильмы төшерелә. «Хәзерге вакытта кинокартина массакүләм эпизодларны төшерү стадиясендә. Тарихи фильм булганга, авторлар сәхнә костюмнарына һәм сәнгать бизәлешенә зур игътибар бирә. Казаннан тыш, фильм Бохарада, Санкт-Петербургта, Мәшхәдтә төшереләчәк. 2021 елда төрле эпизодлар Әстерхан өлкәсендә, Әтнә районында һәм Казанда төшерелде», — диде республика мөфтие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100