news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана

Логотип проектын Казан Кремлендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы проекты федераль комитетка раслауга җибәрелә.

Бүген логотип проектын Казан Кремлендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.

Логотип 5 график элементтан тора: Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язуы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логотип проектын хуплауны тәкъдим итте. «Федераль оештыру комитетына кертергә, хуплау алырга кирәк, бу тирән, нигезле эш дип саныйм», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100