news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырыла

Сайт булдыру белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы шөгыльләнәчәк.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырылачак.

Бу хакта бүген шушы вакыйганы билгеләп үтүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Ул сайт булдыру белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы шөгыльләнәчәген әйтте. Сайт 1100летиеислама.рф адресы буенча урнашачак.

Сайт рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барыла һәм юбилей датасына кагылышлы медиапродукцияне үз эченә алачак.

Шулай ук, агентлык журналистлар арасында «Многоликая Россия» Бөтенроссия бәйгесен уздыру буенча әзерлек алып бара. Анда «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына иң яхшы медиапроект» махсус номинациясе кертелә. Бәйгегә старт февральдә биреләчәк. Быел октябрь аенда бүләкләү тантанасы узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot