news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дини шурасы Ростовтагы тарихи Җәмигъ мәчетен мөселманнарга кайтарырга өнди

Ростов-Донда хәзер СКА стадионы янындагы бер генә мәчет эшләп килә. Ул барлыгы 500 кешене сыйдыра ала.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини шурасы Ростов мэриясенең тарихи Җәмигъ мәчете бинасын балалар джаз мәктәбенә тапшыруын тәнкыйтьләде һәм әлеге бинаны мөселманнарга кире кайтарырга чакырды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күптән түгел Ростов мэриясенең тарихи Җәмигъ мәчете бинасын балалар джаз мәктәбенә тапшыру турындагы карары киң җәмәгатьчелеккә таралды. 1905 елда нәкъ менә шул урында төзелгән мәчет бинасын дин тотучылар 80нче еллардан башлап үзләренә кире кайтарырга тырышкан. Ростов өлкәсе генә түгел, Россиянең күп кенә төбәк мөселманнары җирле хакимиятнең уйланылмаган карарына ризасызлык белдерде», — диелә оешма сайтында бастырылган гаризада.

Ростов-Донда хәзер СКА стадионы янындагы бер генә мәчет эшләп килә, дип искәртә Россия мөселманнары Дини шурасы. Ул барлыгы 500 кешене сыйдыра ала. Якын-тирәдә 15 меңгә якын мәхәллә кешесе җыелганда, мәчеткә барлык теләүчеләрне сыйдырып булмый.

Россия мөселманнары Дини шурасы башлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Ростов мөселманнарының позициясен хуплавын белдерде һәм һәр мөселман оешмасы җитәкчесенең бурычы мәчет һәм мәхәлләләрнең тарихи биналарын торгызу һәм кире кайтару өчен көрәшүдән гыйбарәт булуын ассызыклады.

Мөфти билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары Дини шурасы Президиумы төбәк һәм муниципаль хакимият башлыклары алдында «дәүләт яки муниципаль милектәге дини мөлкәтне дини оешмаларга тапшыру турында»гы Федераль законны үтәү мәсьәләләрен берничә тапкыр күтәргән. Һәм күпчелек очракта субъект һәм шәһәр җитәкчеләре әлеге мөрәҗәгатьләргә конструктив карый, чөнки төбәктәге социаль тотрыклылык дәрәҗәсе аларны ничек хәл итүгә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100