news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең рус телендәге басмасының ярты тиражы сатылып беткән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7 декабрьдә Махачкалада тәкъдим ителде.

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең рус телендәге басмасының ярты тиражы сатылып беткән
dumrt.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабының меңнән артык данәсе сатылды. Бу гомуми тиражның яртысын тәшкил итә. Басма «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде еллык уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Басманы әзерләгәндә кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның «Тәфсир әл-Җәләләйн», шәйх Мәхмүд әл-Уфиның «Коръән Мәҗид», шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның «Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр» хезмәтләре.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның тәфсирләренә мөрәҗәгать итте. Барлык искәрмәләр һәм аңлатмалар чыганагы — әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәренең абруйлы шәрехләре.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дөньяның һәр почмагыннан торып дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

  • Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
  • Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
  • www.huzurshop.ru интернет-кибете.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100