Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен иске татар язуы буенча дәресләр үткәрелде

Белем арттыру курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен иске татар язуы (иске имлә) һәм хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча дәрес үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче дәресне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Ул дәрес барышында гарәп алфавитына нигезләнгән, ун гасыр дәвамында кулланылышта булган татар язуы тарихы белән таныштырды. 

«Динебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнергә теләсәк, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске язуыбызны өйрәнмичә торып, уңай нәтиҗәләргә ирешмәячәкбез. Рухи тамырларыбыздан өзелергә теләмибез икән, халкыбызның тарихи үткәнен белергә һәм гадел яктыртырга телибез икән, без гарәп хәрефләренә нигезләнгән тарихи язуыбызны онытырга тиеш түгелбез», - диде Вәлиуллин.

Икенче дәрес хәзерге татар әдәби теле кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова татар әдәби теле нормаларын бозучы төп мәсьәләләргә тукталды. Мөгаллимә көнкүрештә телне сафландыру һәм саклау өчен әдәби китаплар укырга, гаиләдә татарча аралашырга, татар дини, иҗтимагый, сәяси, мәдәни вакыйгалардан хәбәрдар булырга киңәш итте.

Тел чисталыгы һәм сүз басымы буенча төп кагыйдәләрне, сәхнә сөйләме буенча белгеч, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова аңлатты. 

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган белем арттыру курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.