Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Саматов укулары”нда “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” китабы тәкъдим ителәчәк
Габделхак хәзрәтне искә алу белән беррәттән, фәнни чыгышлар ясау күз алдында тотылган бу чара быел беренче тапкыр уздырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте иртәгә - 12 октябрьдә дин эшлеклесе, Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Саматов укулары” уздыра.
Укуларда танылган дин эшлеклесе Габделхак Саматов мирасына һәм эшчәнлегенә багышланган чыгышлар ясалыр дип көтелә. Шулай ук совет заманында, үзгәртеп кору елларында яшәгән динчеләр хәленә кагылышлы сөйләшүләр булачак. Хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләренә, татарларга хас гореф-гадәтләр, милли һәм дини үзенчәлекләр турында чыгышлар ясалачак.
Шулай ук Габделхак хәзрәт Саматов турында “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” («Габделхак хазрат в народной памяти») китабы тәкъдим ителәчәк. Китап Ханты-Манси автоном округы (Югра) мөфтие, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир Саматов һәм журналист Вәсилә Рәхимова редакциялегендә басылган.
Җыенда шулай ук аның исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак Әлеге премия татар халкының рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән, ислам теологиясе үсеше өлкәсендә, вәгазьләр алып бару һәм мөселман дини берләшмәләрен оешкан төстә ныгытуда уңышларга ирешкәннәргә биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз