news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккәдә кече хаҗга ничә мөселманны кертәчәкләре билгеле булды

Мәккәдәге изге урыннарның инфраструктурасын киңәйткәннән һәм яңартканнан соң көн саен 70 000 дин тотучы кече хаҗ кыла алачак.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанында кече хаҗга әзерлек эшләре төгәлләнде, хәзер ул яңа масштабларда үткәреләчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәккәдәге изге урыннарның инфраструктурасын киңәйткәннән һәм яңартканнан соң көн саен 70 000 дин тотучы кече хаҗ кыла алачак.

Ике изге мәчет эшләре буенча идарә вәкиле сүзләренчә, шул сандагы хаҗилар Әл-Хәрәм мәчетенә хәтта коронавирус пандемиясе шартларында да килә алачак – моның өчен инфекция таралуга юл куймас өчен күпсанлы чаралар күрелгән. Гомрәгә бары тик прививканың ике дозасын алган хаҗиларны гына кертәләр, аларның даими рәвештә температурасын үлчәп торачаклар.

Мәчет территориясендә 11 робот, шулай ук коры пар белән эшкәртә торган 20 җайланма һәм 500 стерилизация помпасы эшләячәк.

Моннан тыш, Әл-Хәрәм мәчетендә һәм Аллаһ йорты территориясендә сыек сабыны булган 500 югары технологияле электрон диспансер һәм 250 вентилятор урнаштырылган. Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте шулай ук зәмзәм суын чыгару күләмен көненә 300 000 шешәгә җиткергән.

Әл-Хәрәм мәчетендә дин һәм Коръән уку дәресләрен дә яңадан башларга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100