news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде

Җитеш тормышта яшәгәндә һаман зарланып, ризасызлык белдереп тору мөселман кешесенең эше түгел, ди мөфти.

Камил Сәмигуллин: Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие җомга вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде дип өнди. Бу турыда Татарстан Диния нәзарзтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең «Ватанны сөю — иманнан», дигән сүзләрен искә төшерә. Бу хәдистә мөселман кешесе Ватанын яратырга, аны кайгыртып яшәргә тиеш дигән фикер уза, ди ул.

"Бу бик тә мөһим, чөнки кеше үзенең бүгенге көне белән генә түгел, ә киләчәген кайгыртып яши. Кешене бүгенге көннең уңайлыклары гына түгел, ә киләчәк тормышның да камил, төзек, дөрес булуы кызыксындыра. Ил-көннәребез тыныч, имин булып торганда, җитеш тормышта яшәгәндә һаман зарланып, ризасызлык белдереп тору мөселман кешесенең эше түгел", - ди мөфти.

Пәйгамбәребез «Әгәр кеше иртүк сау-сәламәт булып уянса һәм аның ашар ризыгы, кияр киеме булса, ул иң бай кеше инде», — дигән. "Менә болар хакында фикер йөртсәк иде. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, һәр яңа туган көнебезгә шөкер әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде", - дип өнди Камил Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100