Татарстан мөфтияте Колшәриф мәчетендә тәравих намазларын кемнәр үткәрүен хәбәр итте

Быел тәравихны Россия ислам институтының Коръән-хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган Илдар Сабитов һәм мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгече Руслан Фәрхетдинов алып бара

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Без Рамазан аенда Колшәриф мәчетендә тәравих намазлары үткәрелү турында язган идек инде. Тәравих намазы – Хәнәфи мәзһәбе буенча – 20 рәкәгать. Рамазан ае дәвамында Коръән тулысынча укып чыгыла, ягъни хәтем кылына.

Быел тәравихны Россия ислам институтының Коръән-хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган Илдар Сабитов һәм мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгече Руслан Фәрхетдинов алып бара, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.