news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин: Рамазан аенда балаларны үтерү «бөтен кешелекне үтерү»гә тиң

Равил Гайнетдин Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы һәм күп миллионлы мөселман өммәте исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша.

Равил Гайнетдин: Рамазан аенда балаларны үтерү «бөтен кешелекне үтерү»гә тиң

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин сүзләренчә, Рамазан аенда балаларны үтерү гөнаһ ягыннан «бөтен кешелекне үтерү»гә тиңләштерелә. Бу турыда РИА Новости язды.

«Изге Рамазан аенда балаларны җәзалаучының бу гамәле хөкемгә тартылып кына калмый, аның гөнаһы бөтен кешелекне үтерүгә тиңләштерелә», — диде Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми YouTube-каналында.

Мөфти Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы һәм күп миллионлы мөселман өммәте исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot