Татарстан мөфтие Таҗикстанда сәфәрдә

Татарстан мөфтие сәфәре кысаларында Таҗикстан мөфтие Сәидмөкәррәм Габделкадыйрзадә белән очрашып, мөселман өммәтендәге вазгыять хакында фикер алышты

 (Казан, 11 май, «Татар-информ»). 11-12 май көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дүшәмбе шәһәрендә “Ислам динендә гуманитар эшчәнлек һәм халыкара гуманитар хокук нормалары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Әлеге халыкара чараны Таҗикстан Республикасы Президенты каршындагы Ислам динен өйрәнү үзәге оештырган. Чарада сөйләшү үзәк директоры Баротзода Фәйзулла җитәкчелегендә үткәрелә.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнары исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышын ул Таҗикстанның рухи мирасына соклануын белдерүдән башлады. “Таҗикстан бөтен ислам дөньясына үзенең дин галимнәре, шагыйрьләре, әүлияләре белән билгеле ил. Фарсы-таҗик мәдәнияте – бөтен дөнья мәдәнияте хәзинәсе, мөселман өммәте өйрәнергә, белергә тиешле олы рухи мирас”, - диде.

Алга таба хәзрәт ислам дөньясында халыкара кеше хокукларын яклау үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Татарстан мөфтие сәфәре кысаларында Таҗикстан мөфтие Сәидмөкәррәм Габделкадыйрзадә белән очрашып, мөселман өммәтендәге вазгыять хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.