Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген “Алтын урта” клубы “Әбү Хәнифә: нигә ул?” дип аталган очрашу үткәрә
Татар халкы, Ислам кабул иткәннән бирле, Әбү Хәнифә мәктәбенә караган
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләүче “Алтын урта” клубы “Әбү Хәнифә: нигә ул?” дип аталган очрашу үткәрә.
Әлеге очрашуда яшьләр безнең ата-бабаларыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлап алу сәбәпләре, әлеге мәзһәбнең үзенчәлекләре турында беләчәк. Бу турыда очрашуда мөфтиятнең Голәмәләр советы рәисе, РИУ проректоры, “Актуаль ислам” программасын алып баручы, “Әбү Хәнифә – тормыш һәм мирас” китабы авторы Рөстәм Батров сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әбү Хәнифә Ногман Сабит ибн Зута әл-Фәриси – бөек дин әһеле, ислам законнары белгече, дүрт мәзһзбнең берсенә нигез салучы. Татар халкы, Ислам кабул иткәннән бирле (922 ел), Әбү Хәнифә мәктәбенә караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз