news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Азан» радиосы төрле платформаларда «azan.fm» подкастларын эшләтеп җибәрде

Подкаст өчен «Азан» радиосы эфирында чыккан иң кызыклы тапшырулар сайлап алына.

«Азан» радиосы төрле платформаларда «azan.fm» подкастларын эшләтеп җибәрде
dumrt.ru

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Хәзер «Азан» радиосын туры эфирда тыңлаудан тыш, аерым сәхифәләрне «Азан» радиосы сайтының «Тапшырулар» битендә һәм azan.fm подкастлары аша тыңларга мөмкин. Рубрикаларда ислам белән бәйле төрле темалар карала. Гаилә-хокук мәсьәләләре, намаз дәресләре, догалар, мәчетләр тарихы, күренекле мөселманнарның биографияләре, әхлакый тәрбия һәм башкалар бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мисал өчен, тыңлаучылар татар мәчете архитектурасы турында подкастның беренче эпизодын зур кызыксыну белән кабул итте.

Хәзерге вакытта azan.fm подкастлары түбәндәге платформаларда чыга:

  • Вконтакте: https://vk.com/podcasts-66011159
  • Apple Podcasts: https://podcasts.apple.com/ru/podcast/azan-fm/id1497725966
  • Яндекс.Музыка: https://music.yandex.ru/album/9921209
  • SoundCloud: https://soundcloud.com/user-151685480

«Азан» радиосы — татар һәм рус телләрендә тәүлек буе эшләүче мөселман онлайн-радиостанциясе. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты медиаресурслары структурасына керә.

Подкаст (инг. podcasting) ул — радио һәм телетапшырулар форматындагы аудио яки видеофайлларны Интернетта тарату. Подкаст технологиясе шуннан гыйбәрәт: mp3 форматында язылган радиотапшырулар интернет аша сезнең компьютерга йөкләнелә. Сез үзегезгә ошаган тапшыруны уңайлы вакытта тыңлый аласыз. Моның өчен кулай булган платформаны гына сайларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100