Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда иң яхшы васыятьнамәләр тупланган китап чыгарырга ниятлиләр
«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырыла, иң яхшы дип табылган эшләр җыентык буларак басылачак.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә юлланган иң яхшы эшләрдән китап чыгарачаклар.
«Быел бәйгедә җыелган иң яхшы васыятьнамәләрне халкыбызга тәкъдим итәр өчен бер китап итеп чыгару нияте бар», — дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Исегезгә төшерәбез, васыятьнамәләр язу бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелә. Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы да бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.
Элегрәк «Татар-информ» Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның мөселманнар мирас бүлгәндә нотариуслар дин тәртибен белсен иде, дигән фикере белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз