Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коръәннең мөфтият әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тәкъдим ителде
Презентация әлеге үзәкнең актлар залында Мордовия Республикасы имамнары, мәчет мөәзиннәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре, мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашында узды.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Саранск шәһәрендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәте тәкъдим ителде. Әлеге чара Саранск шәһәре милли-мәдәни үзәгендә узды.
Татарстан мөфтиятеннән республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә килгән делегацияне Мордовия Республикасы татарларының Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев каршы алды.
Презентация әлеге үзәкнең актлар залында Мордовия Республикасы имамнары, мәчет мөәзиннәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре, мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашында узды. Катнашучыларны Мордовия Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Альберт Сявкаев сәламләде. Җыенны Мордовия Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Исхаков алып барды.
Рәсми рәвештә презентация Мордовия Республикасында яшәүче Коръән-хафиз Айсә хәзрәт башкаруында аятьләр уку белән ачылды.
Мөфти Илдус хәзрәт Исхаков Татарстан мөфтиятенә аерым рәхмәтләрен әйтте. «Без һәрвакыт Татарстан белән бергә эшлибез, сездән үрнәк алып барлык мәчетләрдә татар телендә вәгазьләр укыйбыз, татар телен үстерү буенча мөмкин кадәр сез сайлаган юнәлешне саклап калырга тырышабыз», — дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз