news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Баринов Татарстан мөфтиятендә беренче татар онлайн-мәдрәсәсе белән танышты

Мөфтияттә Бөтенроссия халык санын алу, Болгар ислам академиясен үстерү, фәтвалар бастыру җаваплылыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Игорь Баринов Татарстан мөфтиятендә беренче татар онлайн-мәдрәсәсе белән танышты
http://dumrt.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Милләтләр эшләре буенча федараль агентлык (ФАДН) җитәкчесе Игорь Баринов Татарстан мөфтиятендә булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аны Диния нәзарәтенең төрле юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды, дип хәбәр итте мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөфти Игорь Вячеславовичка интернет-проектлар, аерым алганда, Коръәннең татар һәм рус телләрендәге мәгънәви тәрҗемәләренең бушлай мобиль кушымталарын һәм беренче татар онлайн-мәдрәсәсен күрсәтте. Әлеге проектларны югары бәяләп, Баринов яшьләргә белем бирүдә интернет челтәрен үзләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән белеме һәм Ислам мәгарифе өлкәсендәге соңгы казанышлар турында сөйләде. Җитәкчеләрдә «Даруль-ифта» мөселман call-үзәге проекты, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм хәйрия эшчәнлеге зур кызыксыну уятты.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының радио һәм телевидение буенча уникаль проектлары да Игорь Бариновта уңай тәэсирләр калдырды, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, очрашу барышында җитәкчеләр алда торган Бөтенроссия халык санын алу, Болгар ислам академиясен үстерү, фәтвалар бастыру җаваплылыгы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус роле ассызыкланган.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, мәгълүмати сәясәт буенча мөфти киңәшчесе, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм башкалар катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100