news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Хәләл» стандартына туры килә торган тәмләткечләр ясыйлар

Россия Мөфтиләр шурасының махсус комитеты тикшерү нәтиҗәләре буенча сертификат бирү турында карар чыгарылган.

Россиядә «Хәләл» стандартына туры килә торган тәмләткечләр ясыйлар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге функциональ катнашмалар, тәмләткечләр һәм хуш исле өстәмәләр җитештерә торган «ТПК ТЭРА ПЛЮС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләп чыгарылган продукцияне тикшергән һәм сертивикат бирү турында карар чыгарган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге вәкиле техник документлар, сертификатлар, шулай ук җитештерүдәге технологик процесслар белән танышкан.

Тикшерү нәтиҗәсендә «ТПК ТЭРА ПЛЮС» җәмгыятендәге җиһазлар һәм җитештерү процессы, персонал, чимал, техник документлар һәм җитештерү биналарының «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча сертификат бирү турында карар чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot