news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте 2022 елны Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы елы дип игълан итте

Киләсе елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тула.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиум утырышында 2022 елны Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы елы дип игълан иттеләр.

Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта Президиум сәркатибе сайланды һәм көн тәртибендәге сораулар каралды.

"Президиум утырышы әгъзалары беренче эш итеп 2022 елга тематик исем билгеләделәр һәм киләсе елда бик зур тарихи вакыйга билгеләп үтелүен истә тотып, 2022 елны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында үткәрү тәкъдимен кабул иттеләр", диелә хәбәрдә.

Киләсе елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, яңа медальләрне раслау турында карарлар кабул ителде.

2022 ел дәвамында билгеле бер шәхесләрне нәзарәтнең «Мәрҗани» ордены белән бүләкләү буенча фикер алышу узды, Казан шәһәре мөхтәсибәтләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка хуҗалык-оештыру эшләрен алып баруга бәйле мәсьәләләр каралды, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100