news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист: Россия законнары һәм Ислам кануннарын бергә куллану — юриспруденциядә яңалык

Шәригать кануннары тәкъдим иткән килешү формалары 90 процентка дәүләт тарафыннан кабул ителгән килешүләргә охшаш.

Юрист: Россия законнары һәм Ислам кануннарын бергә куллану — юриспруденциядә яңалык
Михаил Захаров

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Дәүләт законнарын һәм шәригать кануннарын бергә куллану — юриспруденциядәге яңалык. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин сөйләде.

«Россия законнары барлык хокукый мөнәсәбәтләрне дә җайга салып бетерми. Мондый очракта сайлау иреге туа. Үз теләгең белән әхлакый, этик нормаларны аналогия буенча кулланырга мөмкин. Без Россия законнарын бозмыйбыз, ә тулыландырабыз. Дәүләт законнарын һәм мөселман кануннарын бергә куллану Россиядә генә түгел, дөньяда - яңалык. Бу өлкәдә эшләүче белгечләр, компанияләр юк», — диде Җәлил Мостафин.

Аның сүзләренчә, юриспруденциядә закон белән тыелмаган әйберләр рөхсәт ителә дигән принцип бар.

«Россиядә әхлак, этика, дини нормаларны куллануны тыя торган закон юк. Шуңа күрә хокукый мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән дини характердагы нормаларны да куллана алабыз», — диде ул.

Юрист әйтүенчә, судлар карар чыгарганда, Россия законнарын куллана, әмма гражданнар килешү шартларын үзләре сайлый. Россия гражданлык хокукында тыюлар аз, рөхсәтләр күп. Гражданнар кодексында килешү иреге принцибы бар, ягъни килешүдә өченче затларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозмаган теләсә нинди шартларны язарга мөмкин. Шәригать кануннары тәкъдим иткән килешү формалары 90 процентка дәүләт тарафыннан кабул ителгән килешүләргә охшаш.

«Әйтик, шәригать буенча аерылышу вакытында ир-ат хатынын 3 ай дәвамында кире кайтарырга хокуклы. Россия законнары буенча да хөкемдарның килешү өчен ике якка 3 ай вакыт бирергә хокукы бар. Икенче мисал: закон буенча бурычка акча алып торган очракта, судка килгәндә кулдан язма (расписка) булырга тиеш. Шул ук вакытта Коръәндә дә бер-берегезгә бурычка биргәнегезне язып барыгыз дип әйтелә», — дип төгәлләде «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100