2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре билгеле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм даталары исемлеген чыгарды.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). 2020 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. 26 гыйнвар Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-ахыр көне була. 24 февральдә (30 җөмәдәл-ахыр) Рәгаиб кичәсе бәйрәм ителә. 25 февраль Һиҗри календарь буенча 1 раҗәб. 21 мартта Мигъраҗ кичәсе. 25 март Һиҗри календарь буенча 1 шәгъбан. 7 апрельдә Бәраәт кичәсе. 24 апрель Һиҗри календарь буенча 1 рамазан, бу көнне Рамазан ае башлана. 19 майда Кадер кичәсе була. 24 майда Һиҗри календарь буенча 1 шәүвәл, Ураза гаете була. 22 июнь Һиҗри календарь буенча 1 зөлкагдә. 22 июль Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете. 1, 2, 3 август 11, 12, 13 зөлхиҗҗә Тәшрикъ көннәре. 20 август 1 мөхәррәм Һиҗри буенча 1442 ел башлана. 29 август та Гашурә көне 18 сентябрь Һиҗри календарь буенча 1 сафәр. 18 октябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-әүвәл. 28 октябрь Һиҗри календарь буенча 11 рабигыль-әүвәл, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме. 16 ноябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-ахыр 16 декабрь Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-әүвәл.