Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана

Дәресләр 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен үткәрелә, укыту бушлай.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 13 ноябреннән Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете бинасында татар теле дәресләре башлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен үткәрелә. Укыту бушлай.

«Азан» мәчете шәһәрнең Үрнәк мәйданчыгында Жуковский урамында урнашкан.