news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча имамы Илдар хәзрәт Шәймәрдановның йорты янып беткән

Янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкының тырышлыгына карамастан, хәзрәтнең йорты көлгә әйләнгән.

Арча имамы Илдар хәзрәт Шәймәрдановның йорты янып беткән
http://dumrt.ru/

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 8 августта төнге сәгать унберләр тирәсендә Арча районы Шура авылы имамы Илдар хәзрәт Шәймәрданов йортында янгын чыга.

Янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкының тырышлыгына карамастан, хәзрәтнең йорты көлгә әйләнгән: бу гаиләнең йорты һәм мунчасы тулысынча янып бетте.

Моннан тыш, алар янындагы тагын ике йорт хуҗалыгы да зыян күргән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Илдар хәзрәткә 62 яшь. Ул дүрт ел элек туган Шура авылына Казаннан кайтып, йорт сатып алган һәм биредә имам булып хезмәт итә башлаган. Илдар хәзрәт хәләл җефете Әлфинур белән бер кыз, бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр — алар хәзерге вакытта үз гаиләләре белән читтә яши. Әмма Илдар хәзрәтләрнең тагын тәрбиягә алган 15 яшьлек ике уллары бар.

Янгыннан соң бернәрсәсез калган Илдар хәзрәт Шәймәрдановның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән акча җыю игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100