ТР Мөфтие Югары Ослан районына сәфәр кылды

Сәфәр кысаларында ул Яр буе Морквашы авылында салына торган мәчет төзелеше барышы белән танышты

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Ослан районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Марат Зыятдинов белән очрашты. Район җитәкчесе мөфтигә авыллардагы дини вәзгыять хакында сөйләде.


Шулай ук, очрашуда сүз, конфессияара татулыкны ныгыту максатыннан, чаралар уздыру, Яр буе Морквашы авылында мәчет салу, шулай ук Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәрендә мәчет төзү турында барды. Марат Зыятдинов җирле хакимиятнең район мөхтәсибәте белән тыгыз хезмәттәшлек итүен һәм мөхтәсибәтнең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп узды.


Эшлекле сәфәр кысаларында район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Камил хәзрәт Сәмигуллинны Яр буе Морквашы авылында салына торган мәчет төзелеше барышы белән таныштырды. Иман йортының тәһарәт алу урыны, пар казаннары бинасы тулысынча әзер инде. Хәзерге вакытта намаз уку бүлмәсен бизәү эшләре алып барыла. Мөфти махсус бүлеп куелган корбан чалу урынын да карады.


Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Ослан җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуда сүз, нигездә, Рамазан аена әзерлек, дини эшчәнлекне активлаштыру хакында барды. Мөфти имамнарга мөфтиятнең дини мирасыбызны саклауда һәм пропагандалауда зур роль уйный торган проектлары турында сөйләде. Традицион ислам кыйммәтләрен сакларга, өйрәнергә һәм халыкка җиткерергә чакырды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.