Свердловск Диния нәзарәтендә мөселман хәрбиләр белән эшләү турында сөйләштеләр

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Үзәк мөфти) әлеге юнәлештәге эшчәнлек өчен план һәм җаваплы кеше билгеләнде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Екатеринбургта Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) рәисе Абдул-Куддусс Ашарин Үзәк хәрби округы штабының дин тотучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Константин Фальков белән очрашты. Алар Үзәк хәрби округның хәрби частьларендә ислам динен тотучы хәрби хезмәткәрләр белән эшләү өлкәсендә хезмәттәшлекне турында фикер алышты.

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Үзәк мөфтият) әлеге юнәлештәге эшчәнлек өчен план һәм җаваплы кеше билгеләнде. Ул — мөселманнар Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Урал дәүләт тау университеты теологиясе кафедрасының ислам юнәлешен тәмамлаган Наил Хәкимов. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңрак мөфти Абдул-Куддусс Ашарин Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующиеның хәрби-сәяси эш буенча урынбасары — идарә җитәкчесе Генерал-майор Рөстәм Миңнекаев белән очрашты.

Очрашуда мөфтиятнең рухи агарту һәм дини әдәбият мәсьәләләре буенча Үзәк хәрби округ штабы белән хезмәттәшлеге, төрле дини чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтү турында килешү төзеделәр, диелә хәбәрдә.