news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәле авылы халкы иске мәчет бинасын торгызырга ярдәм сорый

1895 елда салынган мәчетне авыл халкы архитектура һәйкәле итәргә тели.

Шәле авылы халкы иске мәчет бинасын торгызырга ярдәм сорый
http://pestrecy-rt.ru/

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Питрәч районының Шәле авылы халкы иске мәчет бинасын торгызырга тели. Хәзер ул авария хәлендә.

Районның «Алга» газетасы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта авария хәлендәге иске мәчет бинасына керү куркыныч, шуңа күрә ишекләр йозакка ябылган. Янәшәдә генә икенче, яңа мәчет салганнар. Әмма халык ата-бабалар хатирәсе итеп, иске мәчетне саклап калырга тели.1895 елда Шәле авылы үзәгендә төзелгән агач мәчет авыл халкы өчен иң кыйммәтле тарихи объект булып тора. 

«Бинаның манарасын бабаларыбыз үз куллары белән күтәрде. Ул вакытта заманча махсус техника юк иде. Мәчетне бик тиз торгыздык, бер ел эчендә эшләнеп бетте», - дип искә ала авыл аксакалы Наил Газыймов.

ХХ гасыр башында революционерлар бөтен ил буенча дини объектларны юкка чыгара башлый. Бу мәчет ул вакытта да сакланып кала. Әмма мөселманнардан бинаны тартып алалар. Дин тотучылар намазны өйдән өйгә йөреп укый башлый, диелә хәбәрдә.

1990 елларда гына мәчет үз тормышын яңадан башлап җибәрә. Кешеләр мәчеткә йөри, дини бәйрәмнәр үткәрә.

Мәчеткә ремонт кирәк. Авыл халкы бинаны архитектура һәйкәле булырлык итеп төзекләндерүдә ярдәм сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100