news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Болгар академиясенең яңа җитәкчесе белән белем бирү турында сөйләште

Мөфти Болгар ислам академиясендә Россия өммәте өчен фәнни кадрлар һәм интеллектуаллар тәрбияләргә тиеш дип саный.

Равил Гайнетдин Болгар академиясенең яңа җитәкчесе белән белем бирү турында сөйләште
http://www.dumrf.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Кичә, 9 февральдә, Казанда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы, профессор Айнур Тимерхановның очрашуы булды.

Россия Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе буларак, мөфти Гайнетдин очрашуны Айнур Тимерхановны уку йорты ректоры вазифаларын башкаручы итеп раслануы белән котлаудан башлады һәм аңа яңа югары һәм җаваплы вазифада уңышлы хезмәт итүен теләде.

Россия мөселманнарының рухи лидеры Болгар ислам академиясе Россия өммәте өчен фәнни кадрлар һәм интеллектуаллар тәрбияләргә тиешлеген искәртте.

Профессор Айнур Тимерханов, үз чиратында, академиянең РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәменә өметләнүен һәм мәгариф системасы, хакимият органнары һәм дини институтларның кадрлар әзерләү һәм фәнни-тикшеренү процессын формалаштыру процессында хезмәттәшлек итүенең уникаль моделен тормышка ашыруга юнәлтүен әйтте.

Тимерханов сүзләренчә, хәзерге вакытта академиядә 96 магистр һәм докторант белем ала, ике кафедра формалаштырылган, тулы кыйммәтле фәнни тормыш барлыкка килү процессы бара. Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы фәнни һәм нәшрият юнәлешләрендә,

Болгар ислам академиясендә укыту процессында «Мәдинә» һәм «Читай» нәшрият йортлары китапларын куллануда кызыксынуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100