news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслады

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана.

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслады
Владимир Васильев

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслый торган указны имзалады.

Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 13 майга туры килә. Корбан бәйрәме 20 июльдә билгеләп үтеләчәк.

Моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәте Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләде. Мөфтият аңлатканча, 2021 ел Һиҗрә буенча 1442 елның уртасына һәм азагына туры килә. Рамазан 13 апрельдә башлана, утыз көн дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot