news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Рушан Әббәсовка «Әл Фәхр» орденын тапшырды

Мөфти шәех Рушан Әббәсовның Мәскәү өлкәсендә мөселман өммәте формалашуга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте һәм 15 ел элек аның тырышлыгы белән Ногинск шәһәрендә мәчет төзелүен искәртте.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы, мөфти шәех Равил Гайнетдин үзенең урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсовка Россия мөселманнарының югары бүләген — «Әл Фәхр» мактау орденын тапшырды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләү тантанасы Рушан хәзрәт Әббәсовка — 40 яшь, аның Мәскәү өлкәсе өммәтенә хезмәт итүенә 20 ел тулуга багышланган.

«Ислам диненә күпьеллык нәтиҗәле хезмәт иткәне, Мәскәү өлкәсендә үрнәк мөселман җәмгыяте тормышын оештыруы, халыкара мәйданда Россия мөселманнарының абруен ныгытуы өчен бүләкләнә», — диелә Указның текстында.

Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин искәрткәнчә, Рушан Әббәсов дини юлын балачакта ук, Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә аның укучысы буларак башлаган. Мөфти шәех Рушан Әббәсовның Мәскәү өлкәсендә мөселман өммәте формалашуга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте һәм 15 ел элек аның тырышлыгы белән Ногинск шәһәрендә мәчет төзелүен искәртте.

Рушан Әббәсов үзенең җавап сүзендә дини эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен Равил Гайнетдингә рәхмәт әйтте һәм Россия мөселманнарының рухи лидеры аның өчен һәрвакыт үрнәк булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100