news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хозур ТВ» телеканалы «Билал» исемле мөселман мультфильмын татарчага тәрҗемә итте

Мультфильм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Билал» исемле мөселман мультфильмын татарчага тәрҗемә итү уңаеннан матбугат конференциясе уза.

Мультфильм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнде. Ул «Хозур ТВ» телеканалында эфирга чыгачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot