news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәләл тормыш рәвеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Ислам икътисады хәзерге вакытта берничә триллион АКШ доллары әйләнеше белән эш итә, диде Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина.

Казанда хәләл тормыш рәвеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Хәзерге дөньяда «хәләл» — ризык кына түгел, бәлки дин белән аерылгысыз бәйләнгән һәм аның гамәлләренә нигезләнгән тулы бер яшәү рәвеше дә ул. Шуңа күрә «Хәләл тормыш рәвеше буларак» конференциясе вакытында эксперт «хәләл-лайфстайл» термины турында сөйләде.

«Дин күрсәтмәләрен үтәүче кешеләр үз тормышларын тыныч кына алып бара алсын өчен, гомуми туклануда да, туризм өлкәсендә дә, медицина, мәгариф өлкәсендә дә шартлар тудырырга кирәк. Бу, әлбәттә, бик мөһим. Һәм бу сорауларны югары дәрәҗәдә күтәрү, минем уйлавымча, хәләл яшәү рәвешен популярлаштыру буенча бик зур адым», — диде Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе вице-президенты Хәйдәр Камалетдинов.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сүзләренчә, шулай ук «хәләл тормыш рәвеше»нең бер өлеше булып торган ислам икътисады, хәзер дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора һәм берничә триллион АКШ доллары әйләнеше белән эш итә. Һәм бу күләм үсә генә.

Гадәттә ислам икътисадының кайбер юнәлешләре аерылып тора: бу ислам финанслары, хәләл ризык, хәләл туризм, хәләл мода, хәләл мультимедиа, хәләл медицина һәм хәләл косметика. Бүген ислам икътисадын үстерү буенча дөньяда Малайзия лидер булып тора», — диде Талия Миңнуллина.

Хәләл кеше тормышына торган саен күбрәк керә. Әл-Мәрҗани мәчете имамы Мансур Җәләлетдин конференциядә 90нчы елларда мөселманнар Россиядә хәләл колбаса булырга мөмкин дип күз алдына да китермәве турында сөйләде. Хәзер исә бу продукт теләсә кайсы супермаркет киштәсендә бар.

Ул шулай ук хәләл туризм башка төрләре белән чагыштырганда кыйммәткә төшә, дип зарланды. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100