news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч хәләл стандартын бозу очракларын атады

Җитештерүчеләр хәрәм ризык тышлыгында да мәчет, ярымай, «Хәләл» сүзен кулланырга мөмкин.

Белгеч хәләл стандартын бозу очракларын атады
Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә җитештерүчеләрнең «Хәләл» стандартларын бозу очракларын атадылар.

«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары Илгиз Баһаветдинов сүзләренчә, кайбер сәүдә челтәрләре намуссыз маркетинг алымнарын кулланып, сатып алучыларны алдаучы җитештерүчеләрне күреп бетерми.

«Еш кына хәрәм ризык тышлыгында мәчет, ярымай, „Хәләл“ сүзен күрергә була. Моннан тыш, „Мөселман, татар, Казан, Солтан“ продукциясе дигән атамалар кулланалар, гарәп шрифты белән язылган очраклар да бар. Бу сатып алучыны алдау», — диде ул.

Илгиз Баһаветдинов әйтүенчә, хәләл продукцияне саклау кагыйдәләрен бозучылар да очрый.

«Кибет киштәләрендә хәләл ризыкны хәрәм азык-төлек белән бергә саклыйлар», — дип өстәде «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары.

Алданрак Татарстанда хәләл туризмны үстерергә тәкъдим итүләре турында язган идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot