news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казыйлар гаиләләрне таркалудан саклау буенча тәкъдимнәр белән чыгачак

«Шәригатебездә гаилә кыйммәтләрен саклау зур урын тота, ир һәм хатын арасында низагларны булдырмый калу юллары күп, кайвакыт яшьләрдә белем, я тәҗрибә җитми», — Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин ди .

Казыйлар гаиләләрне таркалудан саклау буенча тәкъдимнәр белән чыгачак
dumrt.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышның төп темасы — Нальчикта татар казыйлары катнашында узган халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча фикер алышу, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Нальчикта узган «Хәзерге Россиядә Ислам хокукый культурасы: бүгенге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә гаилә низаглары турында сөйләштеләр. Чарада катнашкан Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин конференциядә әйтелгәннәрдән чыгып, фикерләре белән уртаклашты.

«Чечняда һәм кайбер дәүләтләрдә Гаиләләрне татулаштыру комиссиясе (Комиссия по примирению семей) эшли икән. Әлеге комиссия тарафыннан аерылышкан яки бер-берсенә карата суынган парларны яңадан берләштерү, кавыштыру буенча эш алып барыла. Шәригатебездә гаилә кыйммәтләрен саклау зур урын тота, ир һәм хатын арасында низагларны булдырмый калу юллары күп, кайвакыт яшьләрдә белем, я тәҗрибә җитми. Шуңа күрә әлеге юнәлештә эш алып бару кирәк дип саныйм», — дип мөрәҗәгать итте ул.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – татар исемнәре китабын булдыру. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 2008-нче елда казыйлар тарафыннан карап расланган “Исемең матур, кемнәр куйган?” китабы нигезендә яңа басма әзерләргә киңәш итте.

Утырыш ахырында хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесен үткәрү буенча игълан ясалды. Әлеге чараны 2020 елның 25 гыйнварында Ютазы районы Урыссу бистәсе Мәдәният йортында үткәрү ниятләнә. Гүзәл затлар арасында конкурс ике номинациядә узачак: Коръәннең өч җүзен һәм дүрт җүзен белүчеләр арасында. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 гыйнварына кадәр aisha-ustaz@rambler.ru почтасына кабул ителә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100