Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды
Чаралар Каргалы авылы һәм Чистай шәһәренең «Нур» мәчетләрендә узды.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Чистай районы Каргалы авылы мәчетендә Мәүлид ашы узды. Әлеге чара мәхәллә халкы һәм мәчет каршындагы курсларга йөрүче дин кардәшләребез катнашында пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән ай хөрмәтенә үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Мәүлид бәйрәменә килүчеләрне мөбарәк ай белән тәбрикләде һәм вәгазь сөйләде. Аннары җыелган халык катнашында Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәм табын янында дәвам итте.
Мәүлид ән-Нәби дустанә, җылы мохиттә үтте. Мәүлид бәйрәменә җыелучылар мәҗлесне оештыруда зур көч куйган һәм кунакчыллык күрсәткән Илшат хәзрәт Гафиятуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды. Аларны укытучылары Рәйсә апа Мөхлисуллина һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов каршы алды, ул беренче булып чараны ачып җибәрде.
Мөхәммәд хәзрәт дин гыйлеменең иң хакыйкый зур гыйлем икәнен ассызыклап үтте. Балаларга, ата-аналарга шул гыйлемнең фазыйләтен аңлап, кызыксынып дәресләргә йөргән өчен, Рәйсә ханымга җанын биреп үз эшен башкарган өчен олы рәхмәтен белдерде. Чарада 20гә якын бала катнашты.
Балалар шигырьләр сөйләде, мөнәҗәтләр укыды, Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйттеләр, әти-әниләре белән Г.Тукайнын «Туган тел» җырын башкардылар. Соңыннан Рәйсә апа балаларга бүләк итеп намазлык белән тәсбих тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз